Албит

 
   Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бәхтиев Рәстәмнең сайтына рәхим итегез!

    "ТУГАН ТЕЛ ДӘРЕСЛӘРЕ" сайты татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, аларның шәкертләренә файдалы булсын,дип эшләнгән.

Бүгенге көндә мәктәптә укытылган татар теле һәм әдәбияты дәресләре телен белгән, милли аңлы һәм  заман таләпләренә җавап бирерлек күпкырлы шәхесләр тәрбияләүгә юнәлгән булырга тиеш.



Шуның өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысына укучыларның предметка карата кызыксынуын саклап, яңартып тору мөһим. Моның өчен татар теле һәм әдәбияты мөгаллиме дәресләргә еш кына иҗади якын килеп, аларны актуаль, "тере" һәм укучыларга аңлаешлы шәкелдә төзергә омтылырга тиеш. 

Хәзерге көндә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен заманча һәм сыйфатлы итеп әзерләү кайбер кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин. Бу кайчакта сыйфатлы уку материалларының аз булуында, кайчакта вакыт җитмәү белән бәйле була.


                                                 


 "ТУГАН ТЕЛ ДӘРЕСЛӘРЕ" сайты Сезнең укыту процессыгызны актуаль һәм   кызыклы итүне максат итеп куя Бөтен материалларны сез бушлай йөкли аласыз..


Сорауларыгыз һәм тәкъдимнәрегез булса "Кунак бүлмәсе"нә яки авторның 

RFBakhtiev@litsey2.ru почтасына языгыз.






Сайт сылтамасын социаль челтәрләргә урнаштырырга мөмкин!