Сайт яңалыклары

                                                                                                                           08.04.2015

Рамил репортаж.mp4

 "ТУГАН ТЕЛ" МАСТЕР-КЛАСС БӘЙГЕСЕ - 2015"           
Бүген 8 нче апрель чәршәмбе көнне Казан шәһәренең "Халыклар дуслыгы"  бинасында Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең 3 нче, финал этабы уза.  Бу бәйрәмдә Татарстан, Башкортостан респкбликалары, Ульновск, Оренбург кебек Россия төбәкләреннән килгән туган тел укытучылары катнаша. Конкурска килүчеләр икенче этапта җиңүче иң яхшы укытучылар. Алар мастер-классалар үткәрәләр, милли костюмны күрсәтәләр. Бөтен укытучыларга да уңышлар теләп калыйк!




  "Туган тел"бөтенроссия  мастер-класс - 2015" бәйгесенең жюри әгъзалары 

"Туган тел" бөтенроссия мастер-класс - 2015" бәйгесендә катнашучылар

                                   
                      
                                                                                 
 

        13.02.2015
    Бүген Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе бинасында "Иң яхшы ел укытучысы - 2015" бәйгесенең мөһим этабы - жәрәбә узды. Катнашучыларны Мәгариф идарәсе урынбасары В.А. Афонская һәм Мәгариф идарәсенең ИМО мөдире Л.Г. Бухарова сәламләде.


 

        12.02.2015


МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨН САЕН РОССИЯ ГИМНЫН ҖЫРЛЫЙ БАШЛАРГА МӨМКИННӘР

        Калуга өлкәсе Мәгариф министрлыгы шундый башлангыч белән чыккан. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә Россия гимнын башкару фикерен хуплаган.

        «Мәктәпләрдә гимн башкару балаларны тәрбияләүнең патриотик аспектын ныгытачак, бу — позитив башлангыч», — диде  министрның беренче урынбасары Наталья Третьяк.Мәктәпләрдә гимн җырлау башлангычы белән Калуга өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыгы чыгыш ясаган.


    5.02.2015.

    ШАХМАТ ТУРНИРЫ

        1 нче февральдан лицейда Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге  укучылар арасында шахмат турниры уза. 7-8 нче сыйныфлар арасында 8 "Б" дан Миңнемуллин Вильдан - 1 нче урын; 7 "В"дан Газизов Салих - 2 нче урын; 8 "Б" сыйныфыннан - 3 нче урын алдылар. 10-11 нче мыйныфлар арасында турнир дәвам итә.


  

    2013-2014 елларда мәгариф өлкәсендә зур нәтиҗәләр күрсәткән илнең иң яхшы 500 мәктәбе исемлегендә Казанның тугыз уку йорты бар. Бу мәктәпләр – бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадалары нәтиҗәләре буенча иң алдынгы рәтләрдә торучылар.




         3. 02. 2015

        “ИҢ ЯХШЫ ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ – 2015” 
        Бүген 3 нче февраль көнне Казан шәһәренең “4 нче гимназия-интернат”  бинасында “Иң яхшы ел укытучы – 2015” бәйгесенең Мәскәү һәм Киров районнарының финал этабы уза.  Бу тантаналы бәйрәм гимназия бинасында инде берничә тапкыр уздырыла. Конкурска килүчеләр беренче һәм икенче этаптан сайланып алынган иң яхшы 18 укытучы. Алар төрле фәннәрдән мастер-классалар күрсәтәләр. Әлеге этаптан шәһәр этабына иң көчле укытучылар гына чыгачак. Бөтен укытучыларга да уңышлар теләп калыйк!

Comments