Һөнәри эшчәнлегем. Мәктәбем. Туган җирем.


Һөнәри эшчәнлегем

Соңгы елларда җәмгыятебез зур үзгәрешләр кичерә. Тиз адымнар белән барган фәнни-технологик прогресс, кеше тормышына мәгълумати технологияләрнең киң колач җәеп үтеп керүе мәгариф өлкәсенә дә яңалыклар алып килә, уку - укыту процессына да тәэсир ясый. Бүгенге көндә югары әхлаклы, тәвәккәл холыклы, мөстәкыйль фикер йөртеп һәр эшкә иҗади якын килә белгән, югары сөйләм культурасына ия булган, белемле, демократик җәмгыятьнең яңа шартларында яши алган сәламәт шәхес тәрбияләү – заман мәктәбенең приоритетлы бурычлары. Бу таләпләрне тормышка ашырыр өчен бүгенге заман укытучысы интерактив методлар һәм ысуллар кулланып, һич туктаусыз үсүче, яңалыкка омтылучы шәхес булуы мәҗбүри. Предмет укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе буларак мин дә укучыларымның төп компетенцияләрен үстерүгә йогынты ясарлык методларны өйрәнәм. Төп юнәлеш буларак уку-укытуымда проблемалы методны кулланам. 


2 нче лицей-интернат





Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатында егетләр генә укый һәм аларны чын шәхес, илебезнең патриоты итеп тәрбияләү, сәләтләрен ачу өчен барлык шартлар тудырылган. Бездә һәр предметтан диярлек клуб эшчәнлеге алып барыла, төрле конкурслар оештырыла, башка мәктәпләр белән бәйләнешләр дә көчле. Тәрбия эшләре дә тиешле дәрәҗәдә куелган. Сыйныф җитәкчесе һәм тәрбияче ел дәвамында төрле-төрле тәрбия чаралары уздыралар, укучыларның өйләренә барып әти-әниләре белән якыннан танышалар.





    "Туган якка таба" видео тавышландырылмасы
  Тумышым белән Яр Чаллыдан булсам да, тамырларым белән Актаныш районы Олыимән авылыннан. Риваятьләр һәм язма чыганакларга күрә, Олыимән авылына XVII йөздә Агыйдел төбәгеннән Җәнәй кабиләсе вәкилләре күченеп килеп нигез сала. Алар хәзерге Сикия елгасы бассейнына кергән һәм соңыннан Олы Имән дип аталачак зур булмаган елга буена урнашалар. Күченеп килү сәбәпләренең берсе, Русия империясенең милли-колониаль сәясәтеннән килеп чыга. 1992-2010 елларда тугыз еллык мәктәп булган. Авылда мәчет бар, яңа клуб бинасын төзелә. 2010 елгы исәп буенча 122 хуҗалыкта 313 кеше яши.


Comments