Автор турында

Бәхтиев Рөстәм Флүс улы

Казан шәһәре, Мәскәү районы, МАГБУ “2 нче лицей-интернат”ның I нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,филология фәннәре кандидаты.
Педагогик стажым - 5 ел.
Минем педагогик шигарем: "Хакыйкатьне ачып бирмичә, аңа бару юлларын күрсәт!"
Үзем Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә туып үстем. Тамырым белән Актаныш районының Олыимән авылыннан.
2005-2010 нчы елда "КФУ"ның "Татар филологиясе һәм тарихы факультетын" тәмамладым.
2010-2013 елларда "КФУ"ның аспирантурасын диссертация яклап бетердем.
2009 нчы елдан бүгенге көнгә кадәр Казан шәһәренең "2 нче лицей-интеранаты"нда татар теле һәм әдәбияты укытам, сыйныф җитәклим.
2009-2011 нче елларда "2 нче лицей-интернат"та интернат мөдире вазыйфасын башкардым.
2015 елның Казан шәһәренең "Иң яхшы ел укытучысы - 2015" бәйгесенең "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" номинациясендә җиңүче булды.

Comments